Добавить новость

Ковидка каршы вакцина ясаган үзәк җитәкчесен, «ышаныч бетү сәбәпле», эшеннән куганнар

Intertat.ru
240

«ЭпиВакКорона» вакцинасын ясаган Новосибирск «Вектор» фәнни үзәге җитәкчесе Ринат Максютовны, коррупциягә каршы законнарны бозуда гаепләп, эштән куганнар, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

ТАСС хәбәр итүенчә, Роспотребнадзор «коррупция буенча ачыкланган фактларның нәтиҗәләрен юкка чыгару» буенча чаралар уздырган.

Максютов «Вектор» үзәген 2016 елның сентябрендә җитәкләде. Бу – Россиядә вирус һәм бактерияләрне тикшерү буенча иң эре үзәкләрнең берсе, анда аеруча куркыныч инфекцияләрне китереп чыгара торган җан ияләрен өйрәнәләр.

Коронавирус пандемиясе башлангач, «Вектор» үзәге «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясады. Аннан тыш, Россиядә тагын өч вакцина ясалды – «Спутник V»,  «Спутник Лайт», «КовиВак». Петербург һәм Европа университеты галимнәре «ЭпиВакКорона»ның нәтиҗәсендә шикләнүләрен белдерделәр. «Вектор», үз чиратында, бу тикшерүчеләрнең сүзләренә ышанмаска чакырды.

Максютов Ринат Әмир улы 1982 елда Новосибирскида туган, белеме буенча биолог. Ул лаборанттан директорга кадәр хезмәт юлы үтә. Директор булып билгеләнгәндә аңа 34 яшь була. Аның әтисе Әмир Максютов та галим була.

«Московский комсомолец» язуынча, Максютовны эштән кууның сәбәбе – вакцинаның нәтиҗәсез булуы. Исеме аталмаган тикшерүчеләр ачыклаганча, «ЭпиВакКорона» вакцинасын алганнан соң 6 процент кеше кабат авырган. Ә «Спутник» кадаганнарның имеш 1,6 проценты гына авырган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Новосибирской области





Все новости Новосибирской области на сегодня
Губернатор Новосибирской области Андрей Травников



Rss.plus

Другие новости Новосибирской области




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Новосибирск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru